13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Интернетта яңа башваткыч: аны чишүчедән дә акыллы кеше булмас [+ФОТО]
Brightside сайты барлык математик канунарны җимерә торган башваткыч тәкъдим итә. Интернет кулланучылар, бар эшен ташлап, көннәр буе шушы башваткычны чишеп утыруларын яшерми икән. Аны чишүчедән дә акыллы кеше булмас, дип белдерә Brightside сайты. Сез дә үз көчегезне сынап карагыз әле.
-
Алданмагыз - ялган СМСлар
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат-хезмәте тагын бер мошенниклык гамәлләре турында хәбәр итә. Аферистлар татарстанлыларның кесә телефоннарына, суд приставлары исеменнән, бурычлар турында смс тараталар. Әлеге хәбәргә сылтама да беркетәләр. Аңа басу белән, вирус телефонга үтеп, андагы 100-200 сумны салдыра. Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәте кисәтә:...
-
Иртәгә республикада һава торышы: синоптиклар яңгыр һәм юеш кар фаразлый
Иртәгә республикада һава торышы: яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Бүген төнлә 3 градус салкыннан алып 2 градуска кадәр җылы, көндез 3-8 градуска кадәр җылытачак. 15 октябрь төнендә республика буенча яңгыр һәм юеш кар көтелә, температура 3...
-
Бөгелмә эшкуарлары игътибарына: «Бизнес класс» проекты эши башлаячак
Россия Саклык Банкы Google компаниясе катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстанда кече бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән «Бизнес класс» бушлай белем бирү программасын эшләтеп җибәрә. Аның нигезенә тәҗрибәле экспертлар һәм остазлар белән гамәли дәресләр үткәрү дә салынган, алар эшкуарларга үз эшләрен ачарга яисә гамәлдәге бизнесларын яңа, югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәкләр....
-
Татарстанда 72 яшьлек бабайның кызы туган
Нурлат районында яшәүче 72 яшьлек бабай өчен бу ел бик куанычлы булган, хатыны аңа кыз бала табып биргән. Бабайның хатыны үзеннән 34 яшькә яшьрәк ди, бергә яшәүләренә 11 ел тулган. Мәхәббәт яшен-картын карап тормый, диюләре шулдыр инде... http://shahrikazan.com/
-
Линар Закиров туган көнен билгеләп үтә
Бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Линар Рөстәм улы якташлары, хезмәттәшләре, туганнары һәм якыннарыннан да бик күп җылы теләкләр кабул итә. Барлык котлауларга "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре дә кушыла. Линар Рөстәмович! Алдынгы караш белән, зур максатлар, мөһим бурычлар белән, туган шәһәремне...
-
Прогресс, Подгорный, Соколка, Кече Бөгелмә, Кодаш авылларында агач утырттылар (ФОТО)
-
Күп очракта бәхетенең чын бәясен аны югалткач кына аңлый шул адәм баласы...
Арасын тигезләп, үлчәп утырткандай тезелеп киткән бәрәңге рәтен эшкәртеп чыкканчы хәлдән тайган Зәйнәп карчык кәтмәнен куйды да, уфылдый-уфылдый җимеш бакчасына керде һәм алмагач күләгәсендәге эскәмиягә табан юнәлде. Иелеп эшләү биленә дә тигән. Беләкләр дә сулкылдый. Ярый әле өченче көн явып киткән яңгыр җирне бераз йомшарткан. Шулай да кәтмәнне көч белән...
-
Коммуналь хезмәтләрне түләмәүчеләрдән фатирларын тартып алачаклар?!
Мондый адымга инде шактый шәһәрләрдә барырга мәҗбүр булганнар. Санкт-Петербургта, мәсәлән, ТКХ өчен бурычлары җыелганнарны фатирларыннан чыгаралар. Хәзер Киров хакимияте дә бу ысулга барырга җыела. Андый очракта яшәүчеләргә 6 квадрат метр киңлектә (бер кеше башына) тулай торактан урын бирәләр. Фатирны тартып алуның да үз шарты бар, билгеле. Әгәр кешенең бер генә...
-
"Үз агачыңны утырт” акциясе Прогресс, Подгорный, Соколка, Кече Бөгелмә, Кодаш авылларында узды
Киләсе 2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы дип игълан ителә. Планетаны яшелләндерү - бик мөһим эш. Агачлар - Җир шарының сулыш ала торган үпкәләре ул. Шул ук вакытта алар табигатебезнең безнең яклауга мохтаҗ икәнлеген һәрдаим искә төшереп торучы тынычлык символы булып та саналалар. 2007 елдан башлап, ЮНЕСКО тарафыннан "Миллиард төп...
-
Россиядә агач йортларга ташламалы ипотека кертелергә мөмкин
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы агачтан төзелгән йортлар өчен ташламалы кредит программасы тәкъдим итә, дәп хәбәр итә RT. Программа министрлык тарафыннан Президент йөкләмәсе буенча Россия урман комплексын үстерү максатыннан эшләнә. Механизм инде гамәлдә булган яңа төзелешләр кредиты аналогы булачак, дип хәбәр иткән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов....
-
Республикабызда “Җәяүлеләр юлы” дигән профилактик чаралар уза
Җәяүлеләрнең юл-транспорт вакыйгаларына эләгеп имгәнү, зыян күрү очракларын киметү максатында, 10 - 19 октябрьдә республикабызда "Җәяүлеләр юлы" дигән профилактик чаралар уза. Җәяүлеләрнең юл казаларына тару очраклары бик еш булып тора һәм бу бик җитди борчылу тудыра. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда җәяүлеләр тапталуның 1 233 очрагы теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә 78...
-
Бөгелмәлеләр, киңәш сорап – юристка
"Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне булып узды. Өлкән яшьтәгеләр ункөнлеге кысаларында ел саен уздырыла торган традицион бу чарада Россия юристлар ассоцияциясе Татарстан региональ бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Адвокатура һәм Нотариаль палаталар вәкилләре катнаша. Быел социаль-тернәкләндерү бүлегендә нотариус Надежда Немова эшләде....
-
Без шушы шәһәрдә яшибез!
Һәр кешенең үз йөзе, холык-фигыле, гомер юлы булган кебек, һәрбер шәһәрнең дә үз урамнары, үткәне һәм бүгенгесе бар. Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр өчен Бөгелмә шәһәре буйлап виртуаль экскурсия оештырдылар. "Без шушы шәһәрдә яшибез" чарасын "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүче 50гә якын кеше карады. 235 яшен тутырган үзе борынгы,...
-
Террорчылыкка каршы тору - безнең бурыч
"Террор, террорчылык... Бу - гомумкешелек проблемасы, глобаль проблема. Террорчылык - яңа дөньяның коточкыч куркыныч сугышы ул. Аңа каршы көрәшү дәүләтнең генә түгел, ә безнең һәрберебезнең дә бурычы", - үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге коллективы "Экстремизмга - юк!" дигән айлыкта әнә шундый шигар белән катнашты. Айлыкның максаты...